Кичә артист, язучы һәм режиссер Әхтәм Зарипов вафат булды. Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе, журналист Флюра Абдуллина Әхмәт Зарипов турында хатирәләрен сөйләде.
«Мин телевидениегә эшкә урнашканда, Әхтәм абый баш режиссер булып эшли иде. Ул вакытта урамнарда татарча сөйләшергә ярамаган чорлар иде. Телевидение ишеген ачып керүгә, биредә барлык кеше дә татарча гына аралашты. Телевидение – татарның дәүләте иде. Әхтәм абый безнең әтиебез кебек булды...