Шәһәр Советы депутатларының чираттан тыш утырышында Дмитрий Вандюков Иннополисның мэры итеп сайланды. Казанның иярчен шәһәре матбугат хезмәте Telegram-каналында шул хакта хәбәр ителә.
Аңа кадәр депутатлар Руслан Шаһалиевның отставкасын кабул итте, ул 2016 елдан бирле мэр вазифасын биләде.
Иннополис үсешенә кураторлык итүче ТР вице-премьеры Роман Шәйхетдинов Шаһалиевка эше өчен рәхмәт белдерде һәм дәүләт бүләген - «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләр өчен» медален тапшырды.