Матбугат өлкәсендә күптән хезмәт куйсам да, бераз сузып йөргәнмен, Журналистлар берлеге сафларына узган ел гына кушылдым. Таныклык алганда берлектә матбугатыбыз тарихын туплап, саклап торуларына сокландым, бай архив тупланган, төрле чаралар уза.
Хәзер тормыш тиз үзгәрә, бу берлекнең көндәлек эшләрдә дә активрак булуын таләп итә. Әйтик, редакцияләрнең икътисади хәле җиңел түгел. Бу юнәлештә грантлар, төрле проектларда катнашу, салымнар турында очрашулар файдалы булыр иде.
Законнар да үзгәреп тора...