Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зур һәм Кече Зәңгәр күлләрне төзекләндерү белән танышты. Ул аеруча саклана торган табигый территорияне үстерү концепциясен гамәлгә ашыру өстендә эшләүче ведомствоара команда белән очрашты.
«Зәңгәр күлләр - шәһәр халкы һәм Казан кунаклары арасында популяр уникаль урын. Әмма вакыт үтү белән контрольсез йөрү территориянең экологик потенциалына начар тәэсир итә башлады. Концепциянең төп бурычы - табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә туристлар өчен уңайлы шартлар тудыру»...