Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында Зәңгәр күлләргә сәфәрдән фотографияләр урнаштырды. Бүген республика җитәкчесе ведомствоара команда белән очрашты, ул аеруча саклана торган табигый территорияне үстерү концепциясен гамәлгә ашыру өстендә эшли.
«Ел әйләнәсендә монда ял итүчеләр һәм туристлар агымы зур. Биектау районы башлыгы булганда әлеге территорияне төзекләндерүдән башлаган идем. Шуннан бирле килүчеләрнең саны берничә тапкырга артты, уникаль территорияне саклау мәсьәләсе кискен тора.