Казан, Чаллы һәм Биектауда мәктәп төзүне дәвам итүгә 1,3 млрд сумнан артык акча тотылачак. Белем бирү учреждениеләренең һәркайсы 1224 урынга исәпләнгән. Бу хакта Дәүләт сатып алулары порталындагы документлардан билгеле булды.
Казанда объектлар М-14 микрорайонында һәм Родина урамында, Чаллыда 65нче микрорайонда урнашкан. Контрактлар төзелеш эшләрен, мебель һәм техника сатып алуны да үз эченә ала.
Өч объект буенча контрактның бәясе бертөрле - 369 340 741 сум, Чаллыда төзелеш эшләре 200 544 815 сумга төшәчәк.