Сабаның «Сабантуй» спорт мәктәбе базасында Балалар иҗат үзәге белән берлектә «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары арасында III туристлык слеты узды. Бу хакта https://saby-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Укучылар бау паркында, спорт лабиринтында, төеннәрне бәйләү, учак җыю һәм топографик билгеләрне дә танып белүдә көч сынашты. Һәр команда гитара белән турист җырларын башкарды. Һәркемгә үзен туристлык һәм спорт осталыгында сынап карарга мөмкин булды.
Турслет барлык катнашучылар өчен чын бәйрәмгә әверелде.