Татарстанның өч югары уку йорты, Казан федераль университеты, Казан дәүләт медицина университеты һәм Казан милли тикшеренү технология университеты, 2023 ел йомгаклары буенча RAEX («РАЭКС-Аналитика») агентлыгы төзегән Россиянең 100 иң яхшы югары уку йорты рейтингына керде.
КФУ 3.6989 балл җыеп, 20 урынны яулады. Казан университеты белем бирү эшчәнлеге буенча 23, мәктәп тәмамлаган укучылардан ихтыяҗ буенча 25, ә фәнни-тикшеренү эшчәнлеге дәрәҗәсе буенча 12 позициядә урнашкан.
Казан...