Иртәгә, 20 июньдә, температура фоны төшүгә карамастан, Татарстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән яшен көтелә, кайбер урыннарда боз яварга мөмкин.
Моннан тыш, җилнең секундына 15-17 метрга кадәр кыска вакытлы көчәюе фаразлана (тәүлекнең караңгы вакытында – шул исәптән Казанда да). Яшен вакытында җил кайвакыт секундына 20 метрга кадәр көчәячәк.
Бофорт шкаласы буенча, секундына...