«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова Сабантуйга «сөрән салу»ның «бүләк җыю»дан нәрсәсе белән аерылуын аңлатты. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.
21 июньдә Казанда Сабантуйга бүләк җыялар. Кадрия Идрисова сүзләренчә, бу күренешне төрле җирдә төрлечә атыйлар. шул исәптән «сөрән салу» дип әйтү дә очрый.
«Бу гадәтне «сөлге җыю», «бүләк җыю», «сөрән салу» дип атыйлар. Быел күп кенә җирләрдә «сөрән салу» дип әйтә башладылар...