Хәрби комендатураның аерым исемле «Батыр» укчылар батальоны махсус хәрби операция зонасында азат ителгән территорияләрне саклау белән шөгыльләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сафиуллин хәбәр итте.
«Иртәгә хәрби комендатураның аерым укчы батальонына (ул Самара өлкәсендә формалашачак) беренче егерме кеше китә. Алар барлык кирәкле хәрби киемнәр комплекты, шул исәптән эчке кием, дарулар тупланмасы һәм башкалар белән җиһазландырылачак»...