21 июньдә Казанда Сабантуйга бүләк җыю була. Җигелгән атлар Казанның үзәк урамнарыннан уза. Соңыннан барысы да Камал театры каршындагы мәйданда очраша, анда концерт программасы була. Бу хакта оештыручылар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.
Татарстанның Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов сүзләренчә, бизәлгән атлар 11:00 сәгатьтә кузгала. «Без 6нчы ел шәһәрдә бүләк җыюны үткәрәбез. Атлар дүрт ноктадан кузгалып китә. Бер маршрут 1 Май мәйданыннан башлана.