Бу сорауларны ел саен бирәләр инде, стандарт кебек. Яшьләрне генә кызыксындырабыз дип, без бит форматны үзгәртә алмыйбыз. Ул – традицион әйбер. Шигырь урынына цирк куеп булмый. Яшьләрне дә чыгарабыз. Быел 2 яшь шагыйрь чыкты, урта буын күпләп чыкты, алып бардылар. Аларның яшьтәшләре килгән очракта та яшьләр күпмедер җыела әле.
Без студент чагыннан ук анда йөри идек. Хәзер бит студентлар килми. Ул вакытта безне дәрестән азат итәләр иде. Укытучылары да әдәбиятка гашыйк, энтузиаст кешеләр булган, күрәсең.