ТР Җир ресурслары һәм җир реформасы буенча дәүләт комитеты һәм ТР буенча Җир кадастры палатасының элеккеге башлыгы Александр Ефремов вафат булу сәбәпле, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика җитәкчелеге вәкилләре кайгы уртаклашты. ТР Рәисенең матбугат хезмәте шул уңайдан кайгынамә урнаштырды.
Дәүләт эшлеклесе 17 июньдә 83 яшендә кинәт вафат булды.
Александр Александрович Ефремов 1940 елның 14 сентябрендә ТАССРның Буа шәһәрендә туа. 1957 елда Буа машина-трактор станциясендә...