Самараның «Бердәмлек» газетасында Фәрит Ширияздановның «Ятимнәргә мәхәббәт һәм наз бүләк итүчеләр» дигән язмасы чыкты.
Камышлының мәктәп-интернаты быел 60 еллык юбилеен каршылый.
1943 елда Курск дугасында коточкыч сугыш барганда, Касыйм шәһәрендәге балалар йортын Камышлы районының Иске Ярмәк авылына күчереп урнаштыралар. Ул 1964 елга кадәр уңышлы эшләп килә һәм, йөзәрләгән ятимне үстереп, олы тормыш юлына озата. Шул ук 1964 елда Камышлы авылында тумыштан сәламәтлек мөмкинлекләре...