Краснодарда Җиңүнең 30 еллыгы паркында «Халыклар дуслыгы» спорт уеннары узды. Аны «Росссия Көрәш федерациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Краснодар краендагы төбәк бүлеге белән «Төбәкләрне үстерү агентлыгы» оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара Сабантуй милли-мәдәни бәйрәме кысаларында узды, бу Кубань территориясендә яшәүче төрле халык вәкилләрен спорт бәйгеләренә җәлеп итү мөмкинлеге бирде.
Чараның программасында иң яшь спорт сөючеләр актив уеннар...