Бүген, Корбан гаетенең өченче көнендә, Актанышның «Башак» хуҗалыгы рәисе Илүс Ярмиев эре мал чалып, махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашларының гаиләләренә ярдәм күрсәтте. Барлыгы 128 гаиләгә корбан ите тапшырылды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Алда әзерләнәчәк чираттагы гуманитар ярдәмгә дә бер эре терлек бирәчәген искәртте ул. Апаларыбыз ярдәме белән итне киптереп, ит тушенкасы ясап егетләргә җибәреләчәк.
«Мохтаҗларга ярдәм итү – Аллаһы Тәгаләнең әмере икәнен дә онытмыйк.