Әлмәт журналистларына Риза Фәхретдин исемендәге яңартылган үзәк мәчетне күрсәтте. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Мәчет 1998 елда төзелгән һәм капиталь ремонт таләп иткән. Яңартылган мәчетнең иң яхшы проектына конкурс 2018 елда узды, ә реконструкциягә 2021 елда керештеләр.
Хәзер 4 катлы мәчетне 6500 квадрат метр мәйданлы стилобат уратып ала бу хәләл-кафе, кечкенә архитектура формалары һәм ритуаль хезмәтләр зонасы булган иҗтимагый киңлек.
Бина эчендә хәзер никах һәм исем кушу өчен бүлмәләр...