Төмән өлкәсенең «Яңарыш» газетасында «Чәй эчү традициясе» дигән язма чыкты.
Чәй – татар халкының яраткан эчемлеге. Эчәсе килсә дә, ашыйсы килсә дә, арыса-талса да, кәефе кырылса да, сөенеч-шатлыклары ташып торса да халкыбыз шушы могҗизалы эчемлеккә мөрәҗәгать иткән. «Чәйсез очрашу – мәгънәсез очрашу», «Бер чынаяк чәйнең кырык ел хәтере бар», «Чәй яны – гаилә җаны» дигән борынгылар.
Халыкара гаилә көнендә Ямбай авылы китапханәсенең күп китап укучысы Фәйрүзә Моторина китапханәгә кунакка чәйнекләре белән килеп...