Лениногорскиның «Юбилейный» паркында Корбан гаете уңаеннан бәйрәм узды. Шәһәр һәм район мөхтәсибе Булат Раупов, барча лениногорскилыларны кайнар сәламләп, бәйрәм белән котлады. Шулай ук, Лениногорск башкарма комитетның эшләр идарәчесе Марат Якупов та җылы теләкләрен җиткерде. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Рамия Гарифуллина яза.
Яр Чаллы шәһәреннән килгән алып баручы Булат Талипов сәхнә янына балаларны җәлеп итеп төрле уеннар оештырды. Мәсәлән, «Корбан бәйрәме» сүзенең һәрбер хәрефенә дингә бәйле сүзләр әйтергә...