Татарстаннан килгән хаҗилар үзләрен яхшы хис итә, аномаль эсселек шартларында аларның сәламәтлеген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы җибәргән табиблар командасы күзәтә. Шулай ук өстәмә чаралар күрелә. Бу хакта «Татар-информ»га «ТР мөселманнары Диния нәзарәте Хаҗ» медицина тәэминаты җитәкчесе Рамил Хисамов сөйләде.
Согуд Гарәбстанында хаҗ вакытында бүген иң эссе көннәрнең берсе - күләгәдә термометр баганасы +47 градус, ә кояшта +50 градустан артык күрсәтә.
«16 сәгатькә кадәр Җәмәрат баганасына таш ату йоласы кичектерелде.