Алексеевск районы үзәгендә Балалар сәнгать мәктәбендә «Туган телем – хәзинә» дип аталган Алсу Нәҗметдинова иҗатына багышланган кичә узды. Алсу районда билгеле шәхес, шактый еллар район мәктәпләрендә балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан укыта. Шул ук вакытта әдәбият-сәнгать өлкәсендә дә үзен сыный.
«Бу минем әнием Тәнзиләнең тәрбиясе, без дүрт кызны ул һәрвакытта мөнәҗәтләр көйләп чәчләребезне үрә иде. Күңелгә сеңеп калган», дип, кичәдә кайберләрен көйләп тә күрсәтте. Ул шигырьләр, хикәяләр яза, китаплары да дөнья күргән.