Татарстанның Балык Бистәсе районы Үзәк китапханәсендә шагыйрь, драматург, дин әһеле Миргазиз Укмасыйның 140 еллыгы уңаеннан фәнни-гамәли конференция узды. Конференциянең модераторы, Миргазиз Укмасый исемен мәңгеләштерүдә күп көч куйган, шагыйрьнең авылдашы, Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе – Флюра Абдуллина.
«Конференция кунаклары иң элек районның Үзәк мәчетенә кереп Миргазиз Укмасый рухына дога кылды. Конференцияне районның «Үзәкләштерелгән китапханәчеләр...