«Алтын минбәр» Казан халыкара кинофестивале Малайзиянең Джахар Бару шәһәрендә Татарстан фильмнарын күрсәтте. Афишага «Ибн Фадлан», «Мулла», «Хәлимә», «Остазбикә», «Мой народ – татары. Код успеха» документаль фильмы һәм «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы кергән.
«Фильмнар фестиваль форматында өч көн дәвамында китапханәләрдә күрсәтелде. Фильмнарны режиссерлар Айназ Мөхәммәтҗанова, Юлия Захарова һәм «Алтын минбәр» Казан халыкара кинофестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова тәкъдим иткән.