Әлкидә сәламәтлек сагында торучы барлык медицина хезмәткәрләре район мәдәният йортындагы тантанага чакырылган иде. Иң элек зур экран аша медикларның махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәткән ярдәмнәре хакында видеофильм белән таныштырдылар. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
Илебез иминлеге сагында торучы Әлки хәрбиләре баш табиб Светлана Одушкина җитәкчелегендәге коллективка фронт өчен бик кирәкле әйберләр җибәреп торганнары өчен видеомөрәҗәгать аша ихлас рәхмәтләр җиткерделәр.