Әлмәт прокат компаниясе ике самокаттан мәхрүм калды. Билгесез кешеләр аларны елгага батырган. Фирма хезмәткәрләре полициягә гариза язган. Барлык скутерларның хәрәкәтен оешма кушымтада күзәтә. Аларның берсе системадан юкка чыга. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
«Без 9.41 сәгатьтә самокатның югалганын күрдек. Без бу урынга киттек һәм аның суда икәнен ачыкладык. Бездә 2 самокатны суга батырдылар инде», – дип сөйләде самокатларны прокатка бирү оешмасының иминлек хезмәте хезмәткәре Максим Горбатов.