Быел Чаллы Сабан туе батыры исеменә Ранис Гыйләҗетдинов лаек булды. Бу аның шәһәр Сабан туенда өченче тапкыр җиңүе. Ул Казанда БРИКС уеннарында катнашачак. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Лилия Хәбибҗанова яза.
«Киләсе атнада, 20 июньдә БРИКС уеннарында катнашачакбыз. Ранис Гыйләҗетдинов, Азат Габдерәшитов, Радик Сәләхов барачак», - диде Гыйләҗетдиновның тренеры Илнур Хәйбуллин.
Ранис Гыйләҗетдиновның беренче тренеры - Илгиз Шәмсевәлиев. Ул аны 7 яшеннән үк көрәшергә өйрәтә. 16 яшеннән ярышларга Илнур Хәйбуллин да әзерли.