2 августта Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә «Искернең тарихи язмышы» XV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе була. Ул Себер татарларының «Искер җыены» XIV Халыкара тарихи-мәдәни мирас фестивале кысаларында уза. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Катнашучыларны 9.30 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр теркиләр. Конференция 10.00 сәгатьтә башлана.
Анда Себер татарлары һәм аларның хәзерге тормыштагы роле...