Су спорт төрләре сараенда Россиянең иң көчле сикерүчеләре, шулай ук башка ил спортчылары чыгыш ясаячак. Дүшәмбе көнне 10 метрлы биеклектән сикерү ярышлары уза, анда Россияне Европа чемпионы Никита Шлейхер һәм Олимпия уеннары призеры Александр Бондарь, Европа чемпионы Юлия Тимошинина һәм Виктория Казанцева тәкъдим итәчәк.
Шулай ук Европа чемпионаты җиңүчесе Ульяна Клюева һәм Надежда Трифонова, Бразилия, Венесуэла, Үзбәкстан һәм башка илләр спортчылары өч метрлы трамплиннан сикерү осталыгын күрсәтәчәк.