Куба Президенты Мигель Диас-Канель Бермудес илнең башкаласы Гавана портына кергән Россия хәрби корабларын карады. Сәясәтче «Адмирал Горшков» фрегаты һәм «Казан» атом су асты көймәсе бортында булды.
«Бүген без «Адмирал Горшков» фрегаты интерьерын һәм «Казан» су асты көймәсе палубасын карадык», - дип язган Куба лидеры X (элеккеге Twitter) социаль челтәрендәге сәхифәсендә. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Тәэсирле һәм күңелле кич, хәтта туктаусыз яңгыр явуга карамастан. Рәхим итегез...