Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә Медицина хезмәткәре көне белән котлады һәм бу һөнәргә багышланган видеоролик куйды.
«Кадерле медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм! Озын һәм бәхетле гомер, ныклы сәламәтлек, игелек һәм иминлек телим», - дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов.
«Кадерле дуслар, сезгә зур җаваплылык йөкләнгән — кеше сәламәтлеген һәм тормышын саклап калу күп очракта сездән тора. Авыр хезмәтегезгә тугры...