Бүген, 16 июньдә, Татарстаннан хаҗ кылучылар хаҗның төп өлешен тәмамлый. Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә мөселманнар Корбан гаетен бәйрәм итә. Бу көнне хаҗилар Җәмәрат баганасына 7 таш ыргытырга, чәчен кисәргә, ихрамнан чыгарга һәм әл-Хәрам мәчетендә тәваф кылырга тиеш, дип яза «Татар-информ».
Шайтанга таш ату йоласы нигезенә Ибраһим пәйгамбәрнең тарихы салынган. Ул, Аллаһы Тәгалә кушуы буенча, үз улын корбан итәргә бара. Юлда аңа шайтан очрый, ул пәйгамбәрне үгетләргә тырыша, әмма Ибраһим шайтанга ташлар ыргыта.