Бүген һәм иртәгә, 16-17 июньдә, Татарстанда һава торышы начарлану фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Якшәмбе кич, дүшәмбе төнлә һәм көндез республиканың Бөгелмә һәм Баулы районнарында урыны белән яшен көтелә, җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Урыны белән боз явуы ихтимал.