Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә язылучыларны Корбан бәйрәме белән котлады һәм аның мәгънәсен тасвирлаучы видеоролик урнаштырды.
«Барлык мөселманнарны ихлас күңелдән изге Гыйд әл-Әдха бәйрәме - Корбан гаете белән котлыйм. Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим. Игелекле ниятләрегезне тормышка ашыруда Аллаһ сезне ярдәменнән ташламасын!» - дип язган Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов куйган видеосюжетта малай әтисенең велосипедын вата...