Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазында катнашты. Намаз Ризаэтдин Фәхретдин исемендәгн яңартылган үзәк мәчеттә узды. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Мәчет соңгы берничә елда тулысынча реконструкцияләнгән. Бүген бәйрәм көнендә мәчет Әлмәт мәхәлләсе кешеләре өчен ишекләрен ачты. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлады һәм Россия...