Таҗикстан башкаласы Душанбе шәһәрендә Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Бу хакта «Татар-информ"га Россотрудничествоның Таҗикстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итте.
Традиция буенча бәйрәм Таҗикстанның төрле шәһәрләреннән Россия ватандашларын җыйды. Чарада Россия Илчелеге, Душанбедагы Рус йорты һәм 201 нче Россия хәрби базасы вәкилләре, шулай ук «Чит илләрдә Россия укытучысы» проекты әгъзалары катнашты.
Сабантуй кунакларын Россотрудничествоның Таҗикстандагы вәкиллеге җитәкчесе Андрей Патрушев сәламләде.