Бүген Татарстанда Корбан гаете бәйрәм ителә. Әлмәтнең Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мәчетендә укылган бәйрәм вәгазендә Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов корбанны гаиләдә нисаб күләмендәге акчасы булган һәр кеше чалырга тиешлеген искәртте.
«Корбан чалу кебек фарыз гамәлләр өчен һәр кеше үзе өчен генә җавап бирәчәк. Корбанны нисабы булган кеше үз исеменнән чалдырырга тиеш. Хатынның нисаб кадәрле җыелган акчасы бармы, димәк, аның өстендә корбан чалу бурычы тора.