Бүген Әлмәт шәһәренең яңартылган Ризаэтдин Фәхретдин мәчетендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында гает намазы узды. Бәйрәм вәгазен һәм намазын ТР мөфтиенең беренче урынбасары, «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов укыды.
Вәгазендә Илфар хәзрәт махсус хәрби операциядә булучыларны да искә алды һәм аларның исәнлеге өчен дога кылырга чакырды.
«Изге Гает көннәрендә Аллаһыбыз үзенең бәндәләренең догасын кабул итә. Шушы изге бәйрәм көннәрендә бергәләшеп...