Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинмөселманнарны Корбан гаете белән котлады. Мөрәҗәгать Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтында урнаштырылган.
«Сезне ихлас күңелдән гает көне белән тәбрик итәм һәм кылган гамәл-гыйбадәтләребезнең Раббыбыз тарафыннан кабул ителүен телим!» – диелә хәбәрдә.
Камил Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, Корбан бәйрәме – кешенең Аллаһка тугрылыгын һәм Раббыбызның Үз колларына чиксез Рәхмәтен күрсәтүче бәйрәм. Әбүл-әнбия, ягъни пәйгамбәрләрнең...