Азнакай политехника техникумында чыгарылыш кичәсе узды. Быел техникумны 95 студент тәмамлаган. Алар арасында автомобильләр ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү мастерлары, авыл хуҗалыгында техник-механиклар, эретеп ябыштыручылар, пешекчеләр, штукатур-буяучылар һ.б. бар. Бу хакта «Азнакай» сайтында Нәсимә Фазлыева яза.
Техникум иртәдән үк бәйрәм төсен алды. Бәйрәмчә киенгән чыгарылыш студентлары, педагоглар, әти-әниләр һәм әлбәттә җитәкчеләр тантанага җыелды. Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин тантаны ачып...