Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгать итте.
«Кадерле Татарстан мөселманнары!
Хөрмәтле ватандашлар!
Сезне Корбан гаете – Гайд әл-Әдха уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!
Бу мөкатдәс көннәрдә дөньяның барлык мөселманнары, күңелләрен һәм уйларын Мәккә тарафына юнәлтеп, чиксез рәхмәте өчен Бөек Аллаһны олылап гыйбадәт кыла. Корбан бәйрәме – рухи пакьләнү, мәрхәмәтле һәм шәфкатьле гамәлләр вакыты.
Изге урыннарга хаҗ...