Бүген Чаллы Сабан туенда күпсанлы мастер-класслар, бала-чага өчен милли колоритлы чаралар оештырылган иде. 2нче номерлы Чаллы музыка мәктәбенең укытучысы Чулпан Бикташева әйтүенчә, балалар йолалар, милли музыкаль инструментлар белән кызыксына.
«Балалар Сабантуй белән кызыксына, гореф-гадәтләрне өйрәнә. Бу күренешкә, әлбәттә, сөенәбез», — дип сөйләде Чулпан Бикташева «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Балалар квест буенча төрле милләт вәкилләре хакында белемнәрен ныгыттылар, аппликация дә ясый алдылар.