Татарстан Республикасы «Беренчеләр хәрәкәте»нең «Әһәмиятле беренче» («Значимый первый») проекты эшли башлаячак пилот төбәкләрнең берсе булачак. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәрәкәт һәм Волонтерлык үзәкләре ассоциациясенең уртак инициативасы халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) узучы «Россия» күргәзмә-форумында тәкъдим ителде. Аның максаты – авыр тормыш хәлендә булган балалар белән эшләү буенча остазлар җәмгыятен формалаштыру.
«Бүген Россиядә 800 меңнән артык бала һәм яшүсмер авыр тормыш хәлендә.