Бүген Чаллы шәһәрендә Сабан туе үтә. Бәйрәмгә килгән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шәһәр халкының хезмәттә алдынгы, тырыш булуын билгеләде.
«Районнарда, авылларда Сабан туйлары узды, хәзер менә шәһәрләрдә хезмәт туен бәйрәм итәләр. Эшли дә, ял да итә беләсез, чаллылылар. Сез ихтирамга лаек», — диде Фәрит Мөхәммәтшин чыгышы вакытында.
Фото: © Юлай Низаев
Җитәкче журналистларга интервью биргәндә, Сабантуйда авыл халкы да, шәһәрдә яшәүчеләр дә бәйрәм итүләрен ассызыклады.