Бүген барлык Татарстан хаҗилары Гарәфәт үзәнлегенә килде. Быел республикадан 1,8 мең кеше изге урыннарда хаҗ кыла.
Бүген Гарәфә көне – Зөлһиҗҗә аеның 9 көне. Бу көнне Гарәфәт тавында басып тору хаҗ кылуның бер өлеше санала – хаҗилар бирегә хаҗны тәмамлау өчен җыела. Гарәфә көнендә гөнаһлар кичерелә, сораучының барлык догалары кабул була.
Фото: © Шамил Садыйков
Хаҗилар кичкә кадәр чатырларда яшәячәк. Алар тулысынча су, ризык белән тәэмин ителгән, яннарында 20 табиб, шул исәптән йөрәк табибы һәм реаниматологлар бар.