Якшәмбе Казанда күпсанлы спорт төрләре буенча чираттагы ярышлар узачак. Җылы һава торышы һәм арзан билетлар – ял көнендә бөтен гаилә белән трибуналарга килеп спорт уеннарын карарга менә дигән сәбәп.
Сылтама буенча узып, БРИКС уеннары рәсми сайтында ярышларның расписаниесе белән танышырга һәм билетлар сатып алырга була.
Казан Бадминтон үзәгендә барлык разрядларда финал матчлары узачак.
Ишү спорт төрләре үзәгендә узачак узышлар нәтиҗәсендә медальләр уйнатылачак.
Моннан тыш...