Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Татарстан халкының Пермь татарлары белән һәрвакыт дустанә мөнәсәбәттә булуларын, ярдәмләшеп яшәүләрен белдерде. Бу хакта ул Пермь крае Барда авылында узган Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертында сөйләде. «Без монда килергә яратабыз, Татарстанлылар Пермь татарлары белән һәрвакыт ярдәмләшеп яшәде, бу - бик күңелле күренеш»,- диде Васил Шәйхразыев. Шулай ук ул Сабантуйны үткәрүдә ярдәм күрсәткән өчен Пермь крае губернаторына зур рәхмәт белдерде.