Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика халкын якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән котлады.
«Бүген тәкбир-тәшрик көннәре башланды. Димәк, кояш баегач мөэмин-мөселманнар Корбан бәйрәмен каршы ала дигән сүз. Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче гает көне белән тәбрик итәм һәм кылган гамәл-гыйбадәтләребезнең Раббыбыз тарафыннан кабул ителүен телим!
Корбан бәйрәме – кешенең Аллаһка тугрылыгын һәм Раббыбызның үз колларына чиксез Рәхмәтен күрсәтүче бәйрәм. Әбүл-әнбия,...