Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Барда авылында Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил бюстына чәчәкләр куйды. Искәртик, әлеге авыл Пермь краеның Барда муниципаль округында урнашкан, бирегә республика җитәкчесе Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашу өчен килде.
Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин белән бергә Миңнеханов Сабантуй мәйданчыкларында булган, иҗади ишегалларын бәяләгән һәм Кукмара районы (Татарстан) мәйданчыгын караган –...