Акыллы кеше, миңа картлар, теге кеше ошамый, дип язып чыкмый бит. Ул – шизофрениклар сүзе булырга мөмкин. Бу – фашистик сүзләр...
Һич кенә дә искермәде. 1958 елда беренче тапкыр Тукай премиясе чыкты. 1961 елга кадәр Тукай мәйданындагы шагыйрь һәйкәле янында дәвам итте, аннан соң бераз үткәрелми торды. Аннары 1970 елларда Опера һәм балет театры янындагы һәйкәл тирәсенә күчте. Тукай һәйкәлен сырып, обком кешеләреме, җаваплы кешеләр, өлкәннәр, Хәсән Туфан, Нури Арсланнар, Нәби Дәүлиләр – бөтенесе дә шунда була иде.